+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 Май 2020, 21:20

Президент полкы смотры

Полк тарихы 1918 елдан башлана.

Җиңү көнендә Владимир Путин Мәскәү Кремленең Җәмигъ мәйданында Президент полкының җәяүлеләр һәм ат карауллары маршын карады. Владимир Путин чарада зур булмаган чыгыш та ясады:
“75 ел элек, 1945 елның маенда, Кызыл Армия XX гасыр фаҗигасенә нокта куеп, тарихтагы иң каты бәрелешне триумф белән тәмамлады. Гадел һәм героик сугыш фашизмны җимерде, миллионлаган кешегә үлем, хәсрәт һәм газаплар китергән коточкыч көчне тар-мар итте.
Дөнья халкы дистәләрчә гасырдан соң да бу батырлыкны истә тотар.
Парад сафында Бөек Җиңү варислары. Сезнең һәркайсыгыз, Русия Кораллы көчләренең барлык солдатлары һәм офицерлары безнең ветераннарыбызга, фронтовикларның батырлыгына, аларның бурычларына һәм антларына, тугрылык күрсәтә.
Корал ышанычлы кулларда. Ул Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт, тарихи хәтеребезгә, Бөек Җиңү солдатларының бөек мирасына тугрылык алып баручы кешеләргә ышанып тапшырылган”, – диде Владимир Путин.
Президент полкы тарихы 1918 елдан башлана. Ул башта латыш укчылары төркеме нигезендә оештырыла. 2002 елдан Кремль полкы дип атала башлый.

Фото: Kremlin.ru
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Prezident-polki-smotri-262467/
Читайте нас: