+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 Май 2020, 01:15

Балалы гаиләләргә нинди ярдәмнәр күрсәтеләчәк?

Бүген халыкка мөрәҗәгатендә Русия Президенты Владимир Путин күп ярдәм чаралары турында игълан итте.

Балигъ булмаган һәр балага 10 мең сум акча түләнәчәк. Президент, керем дәрәҗәсенә карамыйча, һәр гаиләгә ярдәм чарасы кертә. 16 яшькә кадәр балага 10 мең сум алырга нигез ата-ананың яисә опекунның электрон гаризасы булачак. Гомум алганда, мондый ярдәм Русиянең 27 миллион баласына күрсәтеләчәк. Бу түләү башка ярдәм чараларына өстәмә булачак.

Өч яшькәчә баласы булган һәр гаиләгә аена 5 мең сум түләнәчәк, бу ярдәм ана капиталына ия булганнарга гына түгел, шундый яшьтәге баласы булган һәркемгә күрсәтеләчәк (апрель-июнь айларында).

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 3-7 яшьлек балаларга яшәү минимумының яртысы түләнәчәк (1 июньнән алдагы айлар өчен дә берьюлы, димәк, уртача бер балага 33 мең сум, соңыннан түләү ай саен биреләчәк).

Ата-ананың икесе дә эшсез калган очракта, балигъ булмаган һәр бала өчен 3 мең сум биреләчәк (апрель-июньдә). Моннан тыш, бала пособиесе ике тапкыр арттырыла.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Balali-gail-l-rg-nindi-yard-mn-r-k-rs-tel-ch-k-262739/

Читайте нас: