+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 Май 2020, 11:10

Республикада изоляция режимы йомшартылды

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция форматында муниципалитет башлыклары белән изоляция режимын йомшартуга багышланган киңәшмә үткәрде.

Төбәк җитәкчесе ил Президенты Владимир Путинның указ белән субъект башлыкларының халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән конкрет чаралар билгеләү буенча вәкаләләтләрен раславын билгеләде.
Радий Хәбиров 12 май иртәсенә кадәр югары әзерлек режимы турындагы республика Башлыгы указына үзгәрешләр кертүне әзерләргә кушты.
Предприятиеләр һәм оешмалар өч төркемгә бүленәчәк. Эшчәнлеге туктатып торылмаган беренче төркем, барлык санитар таләпләрне үтәп, эшләвен дәвам итәчәк.
Аңа икенчесе дә кушылачак – товар кибетләре һәм сәүдә оешмалары. Алар тиешле таләпләргә җавап биогән очракта эшли алачак. Өченче төркем эшчәнлеге элеккечә туктатылган булачак. Болар – сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, мәдәният һәм спорт учреждениеләре. Алар буенча карар коронавирус таралу буенча хәлгә карап билгеләнәчәк.
12 майда 00:00 сәгатьтән алып doroga02 сайты эшчәнлеген туктата. Кешеләр өстәмә теркәлмичә шәһәр буйлап йөри алачак. Паркларда, урамнарда дистанция һәм битлек кию режимын үтәгән хәлдә йөрергә мөмкин була.
65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулы кешеләр урамга 6-18, мәктәп укучылар 14-20 сәгатьләрдә генә чыга ала.
Радий Хәбиров кеше күп һәм инфекция йоктыру ихтималлыгы югары булган урыннарда катгый таләпләр сакланачагын билгеләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Автор: Ләйсән Якупова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Respublikada-izolyatsiya-regimi-yomshartildi-263130/
Читайте нас: