Балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум түләүне рәсмиләштерү өчен posobie16.gosuslugi.ru сайтында яңа сервис эшли башлаган, дип хәбәр итә Санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Акчаны 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган һәр балага (16 яше 2020 елның 1 июленә кадәр тулган очракта) алырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.
Министрлык хәбәр итүенчә, шулай ук Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында өч яшькә кадәрге балалар өчен бирелә торган 5 мең сум күләмендәге өстәмә түләү өчен гариза бирү хезмәте дә барлыкка килгән.