+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 Май 2020, 00:30

Уфага вахтовиклар белән чираттагы рейс төшеп утырды

12 майда «Якутия» авиакомпаниясенең SYL 9238 рейсы Талаканнан Уфага Чаянда яткылыгында эшләгән 139 вахтовикны алып кайтты.

Температураларын тикшереп, пассажирларны, трап янында көткән автобусларга утыртып, обсерваторга озаттылар.
Рейсны хезмәтләндерүче аэропорт персоналы барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгән, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Пассажирларның багажын, шулай ук һава судносын Республика дезинфекция үзәге дезинфекцияләде.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Ufaga-vahtachilar-bel-n-chirattagi-reys-kilde-265061/

Читайте нас: