+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 Май 2020, 18:05

Башкортстанда сәүдә объектларын тикшерәләр

Республикада югары әзерлек режимы чорында сәүдә объектларын кагыйдәләр, чикләүләр һәм таләпләр үтәлешенә тикшерү дәвам итә.

Алар арасында түбәндәгеләр бар: шәхси саклану чараларын (хезмәткәрләр дә, сатып алучылар да), дезинфекция чараларын куллану, бинаны җилләтү, социаль дистанция саклау өчен тамга төшерү, хезмәткәрнең исем-фамилиясен, температура үлчәү вакытын һәм нәтиҗәсен, шулай ук бүлмәләрне сулап җыештыру һәм дезинфекция журналын алып бару.

Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары буенча рейдлар барышында барлык предприятиеләрдә киңәш-тәкъдимнәрнең үтәлмәве ачыкланган.

12 майдан башлап Уфа, Сибай, Белорет, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре территорияләрендә 1184 объект тикшерелгән. Аның барышында түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланган:
89 объектта персонал битлек кулланмаган (7,5 процент);
297 объектта перчаткалар кимәгән (25 процент);
117 объектта социаль дистанцияне үтәү өчен тамгалар сызылмаган (9,9 процент);
135 объектта сатып алучылар битлек кимәгән (11,4 процент);
546 объектта сатып алучылар перчаткасыз булган (46,1 процент).

21 апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы 10204 объектта тикшерү үткәрелгән, аларда 111 хокук бозу очрагы теркәлгән. Административ хокук бозулар турында 39 беркетмә һәм биналарны карау буенча 72 беркетмә төзелгән. Башкортстан район судларына 23 материал җибәрелгән.

Физик затларга килгәндә – 44 граждан административ җаваплылыкка тарттырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-s-d-obektlarin-tiksher-l-r-268777/
Читайте нас: