Анда катнашучылар компанияләр тарафыннан санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү, авыру чыганагы барлыкка килүгә юл куймау буенча тиешле кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, вице-премьер Ирек Сәгыйтов җитәкчелек иткән ведомствоара комиссия предприятиеләрдә санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү дәрәҗәсен тикшерүне дәвам итә.
– Бу эш җитди нәтиҗәләрдән котылуга юнәлтелгән. Әлегә предприятиеләрдә авыру чыганагы тудырылуга юл куелмый, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмә барышында предприятие җитәкчеләре коронавирус таралуга юл куймауга карата күрелүче чаралар турында сөйләде. Радий Хәбиров төзелеш тармагы оешмаларына аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.