+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 Май 2020, 11:25

Мохтаҗларга медицина битлекләре таратыла

Республикабызда #МаскаВПомощь акциясе бара. Коронавируска каршы көрәшне дәвам итеп, халыкка 135 мең медицина битлеге таратылачак.

Кичә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендәге киңәшмәдә республиканың битлекләр алуга акча бүлергә, битлекләрне волонтерлар ярдәме белән мохтаҗларга бушлай таратырга әзер булуын билгеләде. Моңа кадәр волонтерлар 150 мең битлек тараткан иде инде. Бүген битлекләр Уфага кайтарылды. Аларны автобусларларның дүрт маршруты көн дәвамында волонтерлыкны үстерүнең төбәк үзәкләренә тарата. 13-14 май көннәрендә волонтерлар битлекләрне кибетләрдә, даруханәләрдә һәм башка урыннарда тарата. Әлеге акция кысаларында битлекләр башкалабыз Уфада таратылды.
Шәһәрнең җиде районына да бишәр мең битлек бирелде. Аларны “Бердәм Русия” башкарма комитетының “Наша забота” төбәк проекты, Республика волонтерлар хәрәкәте үзәге волонтерлары тапшырачак. Бүген битлекләрне Стәрлетамак һәм Ишембайда да алачаклар. Калган 20 муниципалитетка битлекләр 14 майда таратылачак.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Mohta-larga-mpskala-267202/
Читайте нас: