+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 Май 2020, 18:35

Транспортта бигрәк тә сакланырга кирәк

Транспортта битлек режимын үтәү һәм кирәгенчә автобуслар белән тәэмин итү буенча «Башавтотранс» җәмгыяте кабул иткән чаралар 12 майдан маршрут автобуслары эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк.

Пассажирлар саны арта бара һәм, әлбәттә, шуңа карап, рейсларның саны да күбәя. Автобуслар көнгә ике тапкыр санитар эшкәртү уза. Аны үткәрү өчен 1905 кг хлорамин Б, 2386 литр белизна, 240 литр этоксамин сатып алынган. 21 535 пар (нитрил-винил) перчаткалар, 2765 пар киҗе-мамык перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган 170400 данә битлекләр сатып алынган. Хәзерге вакытта вахта ысулы белән эшләгәннән соң башка төбәкләрдән килгән гражданнарга хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче экипажлар өчен 150 комбинезон, бер тапкыр кулланыла торган 200 данә битлекләр сатып алынган. Рейсларга хезмәт күрсәтүче шоферларга һәм кондукторларга көн саен медицина битлекләре һәм перчаткалар бирелә, шулай ук алар антисептиклар белән тәэмин ителгән (предприятие тарафыннан 3020 литр сатып алынган). 13 майда «Башавтотранс» предприятиесе хезмәткәрләре автобусларда халыкка перчатка һәм маскаларда йөрергә кирәклеге турында искәртеп йөрде. Битлекләре булмаган пассажирларга кондукторлар үзләре бирә. Бүгенге көндә пассажирларга 57 000 данә битлек таратылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Transportta-bigr-k-t-saklanirga-kir-k-267265/
Читайте нас: