+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 Май 2020, 16:50

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы

Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Ураза бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә.

Моннан тыш, мөселманнар мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1441 һиҗри елда) фитыр сәдакасының күләме тормышы урта чамадан ким булучыларга - 100 сум, урта хәллеләргә – 200 сум, хәлле кешеләргә, байларга - 700 сум.

Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасының күләме көненә 200 сум була. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.

Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 344 мең 347 сум чамасында. Ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткән очракта, нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 344 мең 347 сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты (8 мең 608 сум 67 тиен), зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.

Фото: ДУМ РТ.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Fitir-s-dakasi-fidiya--m-z-kyat-nisabi-270638/
Читайте нас: