+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 Май 2020, 11:00

Генетика алдан атлый

Владимир Путин Русия Федерациясендә генетик технологияләрне үстерүгә багышланган видеокиңәшмә уздырды. Бу юнәлеш Русия өчен алгарыш һәм бурычлар масштабы җәһәтеннән ХХ гасырның атом һәм космик проектларына тиң. Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Т.М. Голикова, фән һәм югары белем министры В. Н. Фальков, "Роснефть" компаниясе җитәкчесе И. И. Сечин, «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге» генераль директоры Р. Ә. Максютов һ.б.лар катнашты.

Президентның билгеләвенчә, соңгы атналарда бөтен тырышлык, барыннан да элек, коронавирус эпидемиясенә каршы торуга юнәлтелде. Ләкин хәл үзгәрә, һәм бу бүтән мәсьәләләргә дә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә. Мисалга, узган елның апрелендә, Русиядә генетик технологияләрне үстерү программасы гамәлгә ашырыла башлаган иде. Киңәшмәдә бер елда нәрсәләр эшләнүе, алдагы адымнар турында фикер алышу булды.
В. Путин әйтүенчә, генетик технологияләрне үстерү максатыннан гамәлдәге һәм яңа фәнни мәктәпләр көчәйтелде. Һәм, иң мөһиме, генетикада яшь, перспективалы галимнәр торган саен күбрәк эшли. Генетик тикшеренүләр тест-системалар, вакцина һәм дарулар булдыруга ярдәм итә, шул исәптән коронавирустан да. В. Путин пандемиягә каршы көрәшкә керткән өлешләре өчен генетика буенча белгечләргә рәхмәт белдерде.
Медицина һәм авыл хуҗалыгыннан алып сәнәгатькә һәм энергетикагача, генетик технологияләр гаять зур мөмкинлекләр ача. Бу яктан Русия авыр авыруларны кисәтергә һәм дәваларга мөмкинлек бирүче, кешеләрнең гомер озынлыгын арттырырга сәләтле эшләнмәләргә, әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту, җирне, суны, һаваны пычранудан чистарту, экологик чиста биоягулык куллану мөмкинлекләренә ия булырга тиеш.
Моның өчен «Фән» милли гомумдәүләт проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге өч геном үзәк төзелә. Аларның һәркайсы тикшеренү институтлары, вузлары, җитештерү һәм инновация компанияләре консорциумын тәкъдим итәргә тиеш.
Киләчәккә максатлардан генетика өлкәсендә белгечләр әзерләү, укыту, мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү, заманча корамаллар алу, генетик мәгълүматның илкүләм базасын булдыру, төрле фәнни коллекцияләрне бер системага берләштерү, галимнәргә ярдәм итү, бу өлкәдә хәвефсезлекне тәэмин итү кирәклеге билгеләнде.
Фоточыганак: microbiol.elpub.ru/jour.
Фотода: «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге генераль директоры, биология фәннәре докторы Ринат Әмир улы Максютов.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Genetika-aldan-atliy-269882/
Читайте нас: