+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 Май 2020, 18:05

Голнур Колсарина: "Ярдәмнең теләсә кайсы төре әһәмияткә ия"

Башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе, “Халык контроле” федераль проектының төбәк координаторы, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина Русия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатенә карата үз фикерен белдерде.

“Президент тарафыннан гражданнарга ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын кертү – системалы характерда һәм ул аеруча зыян күргән социаль төркемнәргә, бигрәк тә медицина хезмәткәрләренә, кече һәм урта бизнеска таяныч күрсәтүгә юнәлтелгән”, - диде Гөлнур Колсарина.
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында депутат ханым болай дип ассызыклады: “Түләүләр зур түгел, әмма мөһимнәр. Аларны 3-15 яшьлек балалары булган гаиләләр алачак. Әлеге вакытта ярдәмнең теләсә кайсы төре әһәмияткә ия. Социаль чараларның яңа пакеты үтә дә киң. Аларның мөһимлеген сайлап алынган формат һәм Президент мөрәҗәгатенең стиле ассызыклый. Мин бу мөрәҗәгатьнең төп асылы – кабул ителгән чараларны ил башлыгы тарафыннан контрольдә тоту дияр идем. Хәзер инде гаиләләргә, балаларга тәгаенләнгән ярдәм чараларын азагына кадәр җиткерү мөһим”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Golnur-Kolsarina--Yard-mne-tel-s-kaysi-t-re--miyatk-iya-270956/
Читайте нас: