+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 Май 2020, 23:40

Җылы сусыз бераз түзәргә туры килер...

Киләсе ягып җылыту сезонында җылылык челтәрләренең авариясез эшләвен тәэмин итү максатыннан ресурс белән тәэмин итүче оешмалар алдагы сезонга әзерлек эшләрен башлады, әле торбаүткәргечләрдә гидравлик сынаулар үткәрәләр.

Казанлыкларда урнаштырылган опрессовка насослары ярдәмендә җылылык трассаларына тикшерү басымы астында су бирелә, ул басым гадәтидән көчлерәк була. Кайдадыр торба басым күтәрелүгә түзмәсә һәм өзеклек булса, манометрлар күрсәткечләрнең кимүен терки.
Мондый "йомшак" участокларны җәй көне үк ачыкларга кирәк, чөнки салкын чорда өзеклекләр ихтималы арта. Кышын торбаүткәргечтәге авария циркуляция тукталуына һәм җылылык торбаларының туңуына китерергә, өйдә кайнар сусыз гына түгел, җылысыз да калырга мөмкин. Системаны тергезү һәм ремонтлау өчен бу очракта күбрәк вакыт таләп ителәчәк. Шуңа күрә гидравлик сынаулар һәм җылылык челтәрләрен ремонтлау җәй көне үткәрелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кайнар су белән тәэмин итүне туктатмыйча гына гидравлик сынаулар үткәрү мөмкин түгел. Сынала торган участокта опрессовка вакытында барлык объектларга да су бирү туктатыла, бу кулланучылар хәвефсезлеге максатларында эшләнә.
Моннан тыш, челтәрләрнең гидравлик сынаулары белән бер үк вакытта ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр казанлык һәм җылылык пунктлары җиһазларына агымдагы ремонт ясауны дәвам итәләр. Моның өчен шулай ук су җылыту казанлыкларын һәм насосларны сүндерергә кирәк.
Опрессовкалар регламент нигезендә катгый билгеләнгән срокларда үткәрелә. Сүндерүгә эләгүче йортларның исемлеге ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның рәсми сайтларында (МУП «УИС» һәм БашРТС. ) урнаштырыла.
Моннан тыш, идарәче компанияләр үзләре хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләргә алдан хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен игъланнар такталарында нинди көннәрдә йортта кайнар су булмаячагы турында мәгълүмат белән игъланнар урнаштырыла.
Шәһәр хезмәтләре Уфа халкын әлеге эшләрне аңлап кабул итүен сорый.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ili-susiz-beraz-t-z-rg-turi-kiler-271844/
Читайте нас: