+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 Май 2020, 21:00

Башкортстанда бер айда мохтаҗлар 140 мең азык-төлек җыелмасы алды

16 апрельдән 15 майга кадәр Башкортстанда “Югары әзерлек” режимы шартларында республика халкына ярдәм итү өчен өч социаль проект – “Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгыртучанлык белән!", “Без бергә!” һәм “Сезгә, кадерле ветераннар!” проектлары тормышка ашырылды.

Проектлар кысаларында барлыгы 94,5 миллион сумлык 140 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Бер айга якын «Бердәм Русия» партиясе каршындагы Бердәм волонтерлык үзәге, Республика волонтерлык хәрәкәте һәм Яшьләр башлангычларына ярдәм үзәге, «Гаилә» үзәге белгечләре муниципаль берәмлекләрдә мохтаҗ булганнарга урындагы җитештерүчеләрнең азык-төлек җыелмаларын таратты.
Шулай итеп, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге секретаре, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән «Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгыртучанлык белән!» проекты гамәлгә ашырылды. Проектка республиканың эре предприятиеләре - Интер РАО ЕЭС, Башкортстан сода компаниясе һәм Урал тау-металлургия компаниясе теләп кушылды. Хәйриячеләр 100 мең азык-төлек җыелмасын сатып алу өчен 70 миллион сум акча юнәлтте.
Мохтаҗлар категориясенә аз керемле гаиләләр керде, аларга 79009 җыелма тапшырылды, Башкортстан дини конфессияләре мохтаҗлары 3000 җыелма алды.
«Бердәм Русия» төбәк Башкарма комитеты каршындагы Колл-үзәккә 16 991 мохтаҗ Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын устеру буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет исемлекләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. «Без бергә» акциясе кысаларында хәйриячеләр тарафыннан 20 миллион сумга республикада яшәүче 40 мең өлкән яшьтәге гражданга ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук «Сезгә, кадерле ветераннар!» проекты буенча Җиңү көненә гомум суммасы 4,5 миллион сумнан артык булган бүләк җыелмаларын 1152 Бөек Ватан сугышы ветераны алды.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-ber-ayda-mohta-lar-140-me-azik-t-lek-ielmasi-aldi-271993/
Читайте нас: