+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 Май 2020, 20:55

Президент табибларга түләүне аерым игътибар үзәгенә алды

Русия Президенты Владимир Путин киләсе атнада коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында киңәшмә үткәрәчәк.

Дәүләт башлыгы бу хакта Русия Оборона министрлыгының Covid-19 инфекциясен йоктырган пациентларны дәвалау өчен медицина үзәкләре ачу тантанасында белдерде.
Владимир Путин видеоконференцэлемтә буенча чыгышында төбәк җитәкчеләренә 15 майга кадәр коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә апрель өчен өстәмә акчаларны түләп бетерүне йөкләде.
«Мине игътибар белән тыңлагыз. Бу акча коронавирус белән авыручылар белән эшләгән өчен түләнергә тиеш дип килештек. Бу акча ниндидер сәгатьләр, минутлар һ.б. өчен түгел. Бу түләүләрнең төгәл сроклары һәм саны билгеләнде. Киләсе атна башында барлык субъектлар буенча йөкләмәнең үтәлешенә нәтиҗә ясаячакбыз», — диде Владимир Путин.
Президент Русия төбәкләренә коронавирус белән авыручылар дәвалана торган клиника табибларына 10 миллирад сум бүлеп бирүне йөкләде. Бер айлык түләүләр, медицина хезмәткәренең вазыйфасына карап, 25 меңнән алып 80 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Фото: "Интерфакс"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Prezident-tabiblarga-t-l-ne-aerim-igtibar-z-gen-aldi-272073/
Читайте нас: