+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 Май 2020, 17:45

Вахтачылар обсерватордан өйләренә кайтып китте

Әбҗәлилдә обсерваторга урнаштырылган тәүге 200 вахтачының 14 көнлек карантины тәмамланды.

Май башында ял йорты базасында оештырылган әлеге обсерваторга Якутиянең коронавирус таралган Чаянда яткылыгыннан кайткан 400 вахтачы урнаштырылган иде. Бүген анда 200 кешенең карантины тәмамланды.

Билгеле булуынча, республика җитәкчесе башлангычы белән Башкортстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып катлаулы хәл күзәтелгән Якутиядән якташларыбызны кайтаруны оештырды. Алардан шунда ук анализлар алынды, җидесендә инфекция булу расланды һәм вахтачылар Белорет районы дәваханәсенә урнаштырылды. Ә алар белән элемтәдә булганнар Аскар район дәваханәсенә китерелде. Калганнарда чир ачыкланмады. Һәм алар бүген өйләренә кайтып китте.

Обсерватор территориясенә "Башавтотранс"ның җиде автобусы килгән. Алар вахтачыларны Уфа, Мәләвез һәм Сибай юнәлешләрендә алып киткән.

- Мин республика Башлыгы Радий Хәбировка безне ташламаган, кайтаруны оештырган өчен чиксез рәхмәтлемен, - дигән Бөре районыннан Юрий Ардеев "Әбҗәлил" гәзите хәбәрчесе Алия Мусинага. - Обсерваторда яшәүнең, беренче чиратта, безнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге турында хәстәрлек икәнен аңлыйбыз. Әбҗәлил районы җитәкчелегенә, обсерватор, район дәваханәсе хезмәткәрләренә дә рәхмәтлемен.

Вахтачыларның икенче төркеме туган якларына иртәгә юл алачак.

Фото: Алия Мусина
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Vahtachilar-observatordan-yl-ren-kaytip-kitte-272911/
Читайте нас: