+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 Май 2020, 17:50

Дөньяда ниләр бар?

Владимир Путин Касым-Жомарт Токаев белән нәрсә турында сөйләште һәм ник Биньямин Нетаньяхка телеграмма юллады?

Телефоннан сөйләшү барышында Владимир Путин Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаевны туган көне белән җылы котлады. Көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Элегрәк Россия дәүләте башлыгы К. Ж. Токаевка котлау телеграммасы юллаган иде.
Шулай ук Владимир Путин Израиль Дәүләт Премьер-министры вазыйфасына яңа срокка керешү уңаеннан Биньямин Нетаньяхка котлау телеграммасы җибәрде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:
"Безнең арада урнашкан мөнәсәбәтләрне югары бәялим, ул төгәл, эшлекле фикер алышуга мөмкинлек бирә, шул исәптән – көннең ике яклы һәм халыкара тәртипнең иң катлаулы мәсьәләләре буенча. Ышанам ки, яңа хөкүмәт Сезнең җитәкчелектә безнең илләр арасында дустанә элемтәләрне һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәк. Бу, һичшиксез, Русия һәм Израиль халыклары мәнфәгатьләренә җавап бирә, тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итү юнәлешендә бара ", – дип ассызыклады телеграммада Русия Федерациясе Президенты.
Фотода: Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/D-nyada-nil-r-bar-273585/
Читайте нас: