- Мөселман бәйрәме быел гадәти булмаганча күпләп җыелуларсыз узачак, - дип белдерде республика Башлыгы. — Без руханилар белән консультацияләр уздырдык һәм югары әзерлек режимын кертү турындагы указ нигезендә халыкның күпләп җыелуын тыярга килештек — диде ул.
Шул ук вакытта бәйрәм гыйбадәтләре онлайн режимда, православие пасхасы белән охшаш рәвештә узачак. "Әгәр пасха чорын алсак, режим үтәлмәгән, гыйбадәт кылулар кешеләр катнашлыгында үткәрелгән урыннарда авыру очраклары булды", — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru