Чәй содасының төрле яклап файдалы булуын барыбыз да беләбез. Ә менә бакчада аның тагын да файдалырак булуын беләсезме икән? Бигрәк тә юеш, яңгырлы көннәрдә чәй содасы ярдәмгә киләчәк.
1 аш кашыгы чәй содасын 4 литр суга салып, шуңа ярты чәй калагы кер сабыны кушарга һәм атнасына бер тапкыр бакчадагы барлык яшелчәләрне коендырып чыгарга кирәк. Кыярны тагын да көчлерәк эремә белән эшкәртү файдалырак булачак.