+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 Май 2020, 17:05

Сәдакага дога кылу

Сәдака алганнан соң ничек дога кылырга?

"Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әллаһүммә хфәз сәхибә һәзиһис садакати гәнли әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәхү вә әккид,имәнәһү вә аксыйр әмвәләһү вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ".

Йә, Раббым! Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде!

Бу сәдака бирүче бәндәләрне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде!

Йә, Раббым! Бу бәндәләргә күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бирсәң иде. Аларга бәхетле, шатлыклы озын гомер, тигез һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсәң иде", дигән теләкләр теләргә кирәк дип яза "Ислам нуры".

Фото: "Ислам нуры".
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/S-dakaga-doga-kilu-276522/
Читайте нас: