+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 Май 2020, 13:05

Славян язуы һәм мәдәниятенә багышлап

Башкортстанда Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре башлана. Әмма эпидемиологик хәлгә бәйле, ул онлайн режимында үтәчәк.

БР ансамбльләре рус җырларыннан торган видеоролик әзерләгән. Фильм-клип “Сәләм” һәм “Россия-24” телеканаллары, шулай ук социаль челтәрләр аша күрсәтеләчәк.
15 майдан 3 июньгә кадәр Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында БР халыклары дуслык йорты оештырган “Русь многоликая” дигән шигырь укучылар онлайн-бәйгесе үтәчәк.
23 майда Оешманың рәсми сайтында төрле виртуаль чаралар — алар IV республика борынгы рус җырларының фольклор бәйрәме, “Кыңгыраулар чыңы” фольклор бәйрәме һ.б. төрле чаралар үтәчәк.
20—24 майда онлайн режимда “Без — славяннар” VII муниципаль славян мәдәнияте фестивале үтәчәк. 6 июньдә исә теләүчеләр “Пушкин көне” исеме астында онлайн-диктант язачак.
Моннан тыш Краснокама районы бәйрәмгә багышлап бихисап чаралар әзерләгән.
“Славян язуы һәм мәдәнияте көннәренә” багышланган бөтен чаралар учрежениеләрнең рәсми сайтларында, шулай ук хэштеглы социаль челтәрләрдә яктырталачак.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында “Милләтнең иҗади куәтен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру” (Иҗади кешеләр) программасы буенча республикада, быел онлайн режимында булса да, менә шундый чагу чаралар оештырыла.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Slavyan-yazui--m-m-d-niyaten-bagishlap-276112/

Читайте нас: