+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 Май 2020, 13:10

Тәһәҗҗүд намазы

Хөрмәтле редакция! Тәһәҗҗүд намазы ничек укылганы хакында аңлатып язсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Галия Мөхсинова, Караидел районы.

Тәһәҗҗүд намазы фарыз намазлардан кала иң саваплы намаздан санала. Ул төннең өченче өлешендә, таңга табан укыла. Әбү Һурайрадан (р.г.) килгән хәдистә сөекле пәйгамбәребезнең шундый сүзләре бар: “Төннең өченче өлеше башланганда Бөек Раббыбыз күкнең иң түбәнге катына төшә һәм шулай мөрәҗәгать итә:
“Кем Миңа дога кыла, Мин аңа җавап бирермен. Кем Миннән үзенең хаҗәтен сорый, сораганын бирермен. Кем Минем гафу итүемне сорый, гафу итәрмен” (Бохари, Мөслим).
Тәһәҗҗүд намазы ике ракәгатьләп сигез ракәгатькә кадәр укыла. Соңыннан витр намазы белән тәмамлана. Витр намазы кичтән укылса, тәһәҗҗүд намазы гына кылына. Бу намаз тәүбә-истигъфар кылу, үзеңнең бөтен хаҗәтләреңне, проблемаларыңны чишүне сорап Аллаһу Тәгаләгә ялвару өчен бик кыйммәтле гыйбадәт. Тәһәҗҗүд намазының кешенең тормышы, сәламәтлеге өчен бик күп файдалары бар. Бу хакта Габделхәким Җәгъфарнең “Тәһәҗҗүд” дигән бик эчтәлекле китабы чыкты. Аны Уфаның “Сәлам” китап кибетендә сатып алырга мөмкин.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/T---d-namazi-276056/
Читайте нас: