Сәдака - акча бирү төшенчәсендә дә һәм елмаю, яхшы киңәш бирү, юату, акчалата ярдәм итү, нәсыйхәт кылу, ятимнең башыннан сыйпау, мохтаҗны ашату, картларга хөрмәт күрсәтү һәм башкалар. Боларның барысын да мөселман кешесе ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылса, барысы да сәдакадан санала. Шулай ук иман кәлимәләрен әйтү, духа намазын уку, зикер кылу (Аллаһыны мактау-олуглау) да сәдака була.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — сәдака”, — дип әйтте.
Кайбер кешеләр сәдаканы фәкать акча белән генә биреп була дип уйлый. Бу фикер дөрес түгел, сәдака төрле була. Фәкыйрь кешегә бер күлмәк бирсәң дә шатлана. Аны өеңә чакырып, ашатып-эчерсәң, кунак итсәң дә сөенә.
Сәдаканың максаты - мохтаҗ кешенең күңелен табу, аны бераз булса да шатландыру, хәлен яхшыртудыр. Кардәшләреңнең һәм башка мөселманнарның хәлләрен белү дә сәдака. “Бер адәм сәдака бирү яисә кардәшенең хәлен сорашу өчен ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның малының бәрәкәтен арттырыр”, - дигән хәдис мәгълүм, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.
Фото: pixabay.com.