+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 Май 2020, 10:40

Вахтачылар “Красноусольск” белән хушлашты

Кичә, ике атна “Красноусольск” шифаханәсе базасындагы обсерваторда булганнан соң, 156 вахтачы гаиләләре янына юнәлде. Барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп, автобуслар аларны Уфага һәм Стәрлетамакка илтте. Аннан вахтачылар өйләренә кайтачак.

“Красноусольск” шифаханәсендә Якутиядәге Чаянда чыганагындагы вахтачылар өчен обсерватор булдырылган иде. Бер көн элек 5 майда бирегә килгән 189 вахтачы кайтып киткән иде, бүген 6 майда килгәннәр өйләренә юнәлде.
Шунысы игътибарга лаек, бу юлы вахтачылар арасында 25 хатын-кыз бар иде. Алар өчен обсерваторда аерым кат бүленде.
Обсерваторда кешеләр тәүлек әйләнәсенә медицина күзәтүе астында булды. Тикшерүләр үткәрелде, иммунитетны ныгытучы препаратлар бирелде. Дүрт тапкыр туклану оештырылды.
Вахтачылар ике тапкыр коронавируска анализ тапшырды. Килгән көнне һәм унынчы тәүлектә. Икесе дә инфекция юклыгын күрсәткән.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Vahtachilar-Krasnousolsk-bel-n-hushlashti-279498/
Читайте нас: