+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 Май 2020, 10:45

Якташларыбызны кайтарачаклар

Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә калган Башкортстан кешеләрен Русиягә алып чыгачаклар. Әле анда дистәләгән кеше бар.

Бу хакта бүген Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков аңлатма бирде.
– 22 майда Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән Мәскәүгә рейс оештырылачак. Аны “Аэрофлот” яисә “Россия” компаниясе башкарыр, – дип билгеләде Салават Нәфыйков. – Башкортстан гражданнарына Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлү үтәргә кирәк. Хәзер бу процесс гадиләштерелде. Моның өчен безнең республика гражданының исем-фамилиясен күрсәтмичә хат җибәрергә кирәк. Кеше аннан файдаланып кайта ала.
Килеп төшкәч, барлык гражданнар да Мәскәү өлкәсендә обсервация үтәчәк. Аннан соң тыныч күңел белән өйләренә кайта алачаклар.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yaktashlaribizni-kaytarachaklar-279607/
Читайте нас: