+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 20:05

Башкортстанда гомум файдаланудагы урыннар санитар эшкәртелә

Республика районнарында һәм шәһәр округларында йорт яны территорияләрен һәм подъездларны, урамнарны, кварталара юлларны һәм тротуарларны дезинфекцияләү дәвам итә.

Муниципалитет вәкилләре көн саен Уфага килә, анда «Башфармация» дәүләт унитар предприятиясе складларында ранец тараткычлар, шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары бирү оештырылган. Аларны таарату май-июнь айларында даими үткәреләчәк. Күп фатирлы йортларда гомум милекне санитар эшкәртүгә акча республика бюджетыннан коронавирус йогышы таралуны туктату максатында торак йортларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче идарәче компанияләргә һәм оешмаларга ярдәм сыйфатында бүлеп бирелгән.
Башкортстанда барлыгы 49 меңгә якын подъезд дезинфекцияләнәчәк. Подъездлар атнага 2 тапкыр эшкәртелергә тиеш. Идәннәр, ишекләре, ишек һәм тәрәзә тоткалары, почта тартмалары, тәрәзәләр, домофон һәм код йозаклары, баскыч култыксалары, лифтлар белән идарә итү панельләре, чүп-чар үткәргеч клапаннары эшкәртелә.
Бу чараларны кулланырга тәкъдимнәр Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Күпфатирлы йортларда гомум кулланыштагы урыннарны дезинфекцияле эшәртүне оештыру буенча регламент»та бар һәм барлык муниципаль беремлекләргә җибәрелгән.

Фото: пресс служба главы РБ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-gomum-faydalanudagi-urinnar-sanitar-eshk-rtel-283903/
Читайте нас: