+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 21:10

Бу катлаулы чорда фитыр садакасын ничек тапшырырга?

Иртәгә барлык мөселманнар Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза бәйрәмен үткәрәчәк.

Мәгълүм булуынча, коронавирус аркасында быел дин тотучылар мәчетләрдә намазга җыела алмаячак. Әмма бу бәйрәм бозылу дигән сүз түгел. Һәркем йортларында үз гаиләләре белән булачак, ә вәгазь телевизор һәм интернет аша трансляцияләнәчәк. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин әйтүенчә, бу авыр чорда һәр ир-ат үз гаиләсе өчен имам булырга тиеш.


– Коронавирус Ураза гаетен үткәрүгә комачаулык итми, аңа без елдагыча әзерләнәбез: бәйрәм алдыннан йортларыбызны җыештырабыз һәм аның тирә-ягын тәртипкә китерәбез. Шуны истән чыгармаска кирәк: йорт-җирләребезне җыештырып беткәч, пакьләнергә һәм, һичшиксез, иң матур һәм чиста киемдә булырга тиешбез. Әлбәттә инде Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре әйтү зарур.

Бәйрәм өстәленә хатын-кызлар кичтән үк әзерләнә башлый, чөнки бәйрәм көнен туганнары һәм якыннары белән бергә үткәрә. Өстәлдә гаиләсе яратып ашаган сый-нигъмәтләр булырга тиеш: аш, бәлеш, табикмәк, пироглар, пылау һәм башкалар. Сүз дә юк, һәр гаиләнең үз традицияләре була, шуңа күрә ризыкларның төрлелеге һәр гаиләдә үзенчәлекле. Кайнар ризыклардан тыш, өстәлгә тәм-томнар, җиләк-җимеш куялар.

Мөселманнар Ураза гаетендә туганнарын, күршеләрен, дусларын кунакка чакыра. Аз керемле таныш-белешләр, мохтаҗлар кимсетелмәсен өчен, аларга бу изге көндә ризык өләшергә кирәк. Моның савабы бик зур, – ди хәзрәт. Әмма Айнур Биргалин очрашулардан баш тартырга, коронавирус йоктыру куркынычын тудырмас өчен, бу саваплы эшне башка көнгә күчерергә киңәш итә. Хәтта фитыр садакасын да таратырга ярамый, дип саный ул.

– Кеше сәламәтлеге Аллаһы Тәгаләдән безгә ышанып тапшырылган әманәт ул. Нәкъ менә шуңа күрә саклану зарур, ураза намазын онлайн-трансляция форматында үткәрү мөмкинчелеге булуы да куанычлы, риза булып торырга кирәк. Ә садака өчен өйдән чыкмыйча да мохтаҗларга банк картасы аша акча җибәрергә мөмкин, – дип билгеләп үтте хәзрәт.
Сүз дә юк, хәзерге шартларда иң яхшы юл – акчаны онлайн күчерү. Быел Башкортстанда фитыр садакасының минималь күләме – 100, урта хәлле кешеләр өчен – 200, мул тормыш алып баручы кешеләр өчен 700 сумнан билгеләнгән.

Айнур хәзрәт фитыр садакасын 24 май көнне 10:00гә кадәр тапшырып өлгерергә кирәклеген искә төшерә.
Моннан тыш, сау-сәламәт булып та ураза тота алмаган мөселманнар Аллаһ каршында бурычларын түли ала. Уразаның һәр көнендә туклану өчен исәпләнгән чыгымнарны исәпкә алсак, бу 250 сум тәшкил итә. 30 көн эчендә 7500 сум чыга.

Фото: prodengi.kz
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/Bu-katlauli-chorda-fitir-sadakasin-nichek-tapshirirga-284573/
Читайте нас: