+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 21:00

“Ирәндек” — ул яшьләр киләчәгенә инвестицияләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Сибайда булды.

Төбәк җитәкчесе Горный бистәсендә урнашкан “Ирәндек” үсмерләр-яшьләр клубын реконструкцияләү барышы белән танышты. Төзүчеләр эшкә узган елның көзендә керешкән. Шәһәр өчен мөһим булган проектны Социаль максатлы программалар фонды финанслады.

Объектның бәясе 31,3 миллион сум тәшкил итә. Бинада бокс һәм нәфис гимнастика өчен заллар, тренажерлар залы, төрле секцияләр һәм түгәрәкләр урнашачак. Клуб янындагы территориядә ике балалар уен зонасы, спорт мәйданчыгы, парк ял итү зонасы һәм сәхнә белән амфитеатр каралган. Шәһәр мэры Рөстәм Афзалов сүзләренә караганда, эшләрне июнь аенда тәмамлау планлаштырыла.

— Социаль максатлы программалар фонды республиканың эре предприятиеләре, шул исәптән “Башнефть”, УДМК исәбенә тулылана. Алар безгә, юлларны ремонтлауга, социаль объектларны төзүгә һәм модернизацияләүгә ресурслар биреп, сизелерлек ярдәм күрсәтәләр, — диде Радий Хәбиров. — Сибайда мондый клуб барлыкка килү — ул яшьләр киләчәгенә инвестицияләр.

Шулай ук республика Башлыгы Сибай филармониясендә булды, аның бинасы 2015 елда янгын чыкканнан соң зыян күргән. Әлеге вакытта биредә яңа корпус төзелә һәм фасадны реставрацияләү белән бина модернизацияләнә. Якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Объектның бәясе 368 миллион сум тәшкил итә.

Радий Хәбиров Сибайның 65 еллыгына реконструкция эшләрен төгәлләргә кушты, шәһәр аны быел киң итеп билгеләп үтәргә планлаштыра.
Проектта каралмаган блоклы казанлык төзү катлаулы мәсьәлә булып кала. Радий Хәбиров Социаль максатлы программалар фондыннан аңа акча бүлеп бирергә тәкъдим итте. Ул филармонияне генә түгел, ә бу районда урнашкан башка объектларны да җылы белән тәэмин итәчәк.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ir-ndek--ul-yashl-r-kil-ch-gen-investitsiyal-r-284702/
Читайте нас: