+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 20:00

Кем ул уңышлы кеше?

Уфаның 44нче күппрофильле полилингваль мәктәбендә “Уңышка юл” дигән белем бирү проекты тормышка ашырыла.

22 майда Forbes версиясе буенча "Фән һәм технологияләр" категориясендә 30 яшькә кадәр 30 иң перспективалы русияленең рейтингы номинанты булган Валерия Коган белән очрашу булды.
Бу очрашуны оештыруга танылган психолог Виктория Павлова ярдәм иткән. Виктория Викторовна чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-дәресләр үткәргән һәм уңышка ирешкән кызы турында сөйләгән. Һәм, әлбәттә, балалар Валерия белән очрашу теләге белдергән. Кыз ризалашкач, бүген очрашу булды.
44нче Уфа полилингваль күппрофильле мәктәбе директоры Азат Батыршин сөйләвенчә, "Уңышка юл" проектын мәктәптә эшләгәннәр, әмма аны булдыру идеясен киңәшмәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы әйткән:
- Радий Фәрит улы балалар белән очрашуларга танылган кешеләрне, зур эшкуарларны, сәяси эшлеклеләрне, хакимият вәкилләрен, спортчыларны һәм мәдәният эшлеклеләрен чакырырга киңәш итте. Һәм без бу очрашуларны мәктәп тормышына керттек, - ди Азат Батыршин.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kem-ul-u-ishli-keshe-283974/
Читайте нас: