+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 20:10

Колл-үзәкләрнең ярдәме зур булды

Шушы елның 14 апрелендә "Сөт кухнясы" учреждениесе колл-үзәк эшләтеп җибәрде.

Эшнең беренче аенда операторлар 1548 шалтырату кабул иткән. Сорауларның күпчелеге сөт продукциясен түләүсез алуга, кешене мәгълүматлар базасына кертүгә, үзизоляция вакытында "Сөт кухнясы"ның эш графигына кагыла. Беренче ай йомгаклары буенча колл-үзәк үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән, ул эшен коронавирус таралуга бәйле режим гамәлдән чыгарылгач та дәвам итәчәк. Ә барлык кирәкле мәгълүматны 8(347) 246-55-01 телефоны буенча алырга мөмкин. Оешманың бер ел эшләү дәверендә алты җитештерү мәйданчыгы булдырылган. Алар тәүлегенә 5 тонна сөт җитештерү куәтенә ия.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Koll-z-kl-rne-yard-me-zur-buldi-283730/
Читайте нас: