Русия Президенты Владимир Путин пандемия шартларында мәгариф системасындагы вәзгыять буенча киңәшмәдә дистанцион укыту төренә тулысынча күчүне кире какты. Стенограмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Дистанцион белем бирү тулысынча гадәти белем бирүне алмаштырачак яки традицион мәктәпләр һәм университетлар ябылачак, дигән сүзләр ачыктан-ачык провокация дип карыйм», — дип белдерде ул.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Tulisincha-onlayn-ukuga-k-ch-rbezme-282811/