+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2020, 21:05

"Урал аръягын бергәләп үстерәчәкбез"

Республика Башлыгы Сибайдагы эш сәфәре барышында берничә объектта булды.

Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбировның эш сәфәре белән Сибайда булуын хәбәр иткән идек инде. Республика Башлыгы бу уңайдан социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә дә язды.

“Безнең зур республикада ниләр барганын күрергә һәм аңларга тиешмен — эшем шуңа корылган. Шуңа да районнарга күп йөрим. Дөресрәге, күп йөрдем... коронавируска кадәр. Бераз өзеклек булды, чөнки чир таратудан курыктым. Ләкин тормыш дәвам итә, мин дә, хезмәттәшләрем дә янә районнар буйлап йөри башлыйбыз.

Бүген мин — Сибайда. Карьерда янгын чыгу белән бәйле вакыйгалардан соң ул минем өчен туган шәһәргә әверелде. Биредә Төяләс елгасының яр буе, “Шифа” балалар сәламәтләндерү лагере, филармония, “Ирәндек” яшьләр клубы кебек элегрәк нигез салынган объектларны төзеп бетерү мөһим.

Бүген минем белән "Башнефть" җитәкчесе Хәсән Курейшевич Татриев та сәфәрдә, чөнки Урал аръягындагы берничә объект шул исәптән “Башнефть” бүлеп биргән акчага төзелә. Бу - республика өчен зур ярдәм. Башкортстанның Урал аръягын үстерү буенча алга таба адымнарыбызны да бергәләп билгеләргә булдык, — дип язды Радий Хәбиров.

Фото: vk.com.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ural-aryagin-berg-l-p-ster-ch-kbez-284736/
Читайте нас: