+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 Май 2020, 20:15

Сайлаучылар имзалары электрон рәвештә дә җыела

Президент Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү турында законны имзалады. Дистанцион форматта тавыш бирүне үткәрү турындагы карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итәчәк.

Президент Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарына, референдумнарга, шулай ук башка очракларга сайлауларны оештыруга кагылышлы үзгәрешләр «Русия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» законга кертелә.
Әлеге яңалык кертелгәч, дистанцион форматта тавыш бирүне уздыру турындагы карарны «Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе мөстәкыйль рәвештә кабул итү» күздә тотыла.
Моннан тыш, сайлаучыларның имзаларын дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә җыю мөмкинлеге булачак. Әлеге мөһим карарлар киләсе сайлауларда гына түгел, халык исәбен алу һәм башка шундый мөһим чараларда эшне күпкә җиңеләйтер дип көтелә.
Фото: go.mail.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Saylauchilar-imzalari-elektron-r-vesht-d--iela-285321/
Читайте нас: