+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 Май 2020, 20:05

"Уфа» аэропорты Гоадан туристлар каршы алды

24 майда «Уфа» халыкара аэропорты «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең U6-3618 рейсын кабул итте.

Уфага кайткан туристлар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә кайнар аш һәм салкын эчемлекләр белән тәэмин ителде.
Гоадан барлыгы 88 ватандашыбыз кайтты. Башкортстан башкаласына кадәр самолет Дондагы Ростовта утыртылды.
«Уфа» аэропортында каршы алынган рейска хезмәт күрсәтү өчен халыкара авиалинияләр терминалы эшләде, коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү буенча барлык чаралар да тәэмин ителде.
27 пассажир, шул исәптән республиканың 7 кешесе обсерваторга ике атналык карантинга җибәрелде. Татарстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае хакимиятләре 14 турист өчен төбәкләргә автобус рейслары оештырды. Шул ук рейс белән өч пассажир Екатеринбургка очты.
Рейска хезмәт күрсәткәннән соң, Уфаның Үзәк санитария хезмәте белгечләре терминалны дезинфекцияләде.
Исегезгә төшерәбез, бу Гоадан Уфа аэропортында каршы алынган икенче рейс булды. Һиндстаннан беренче рейс 27 апрельдә башкарылды, борт Уфага 162 пассажир алып кайтты.
Фото: «Уфа» аэропорты матбугат хезмәте.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ufa-aeroporti-Goadan-turistlar-karshi-aldi-285405/
Читайте нас: