Русия Пенсия фонды хезмәткәрләре әлеге вакытта бала тәрбияләгән, яки опекунлыкка алган пенсионерлар исемлеген яңарту белән мәшгуль. Өстәмә акчаны алу өчен пенсионерларга гариза язарга туры килмәячәк. Бу автоматик рәвештә эшләнә. Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, әлеге индексация акчаларын тәрбиягә бала алган 1336 пенсионер алырга тиеш. Республикада шушы максатларга 35 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Шулай итеп, кесәләрегезне әзерли башласагыз да була.