+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 Май 2020, 18:25

Башкортстанда "Росреестр"ның дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфаты яхшыра

"Росреестр"ның Башкортостан Республикасы буенча идарәсе төбәк территориясендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүгә әзерләнә. Ул күчемсез милек объектларының Дәүләт кадастрының һәм Бердәм дәүләт хокуклар реестрының мәгълүматлар базасын берләштерәчәк.

Төп бурыч - бердәм исәп-теркәү процедурасын электрон рәвештә алып бару, реестрда булган мәгълүматларның дөреслеген арттыру, Росреестрда дәүләт хезмәтләре күрсәтүне модернизацияләү, срокларын кыскарту.

2017 елдан башлап республика халкы реестрдан өземтә рәвешендә күчемсез милек объектлары турында белешмәләр ала, әмма әлеге документ төрле базалардан - күчемсез милек объектлары дәүләт кадастрыннан һәм Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан формалаша. Аларны берләштерүче яңа программа продуктын кертү исә өземтәләр формалаштырырга, андагы мәгълүматларны оператив һәм сыйфатлы итеп санау инфраструктурасы исәбенә кертергә һәм анализларга мөмкинлек бирәчәк. Ә мәгълүматларның миграция процессында мәгълүматны базалардан яңа базага күчерү дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны дәүләт теркәве базалары белешмәләре арасында төрлечә уку һәм туры килмәү мөмкинлеген юкка чыгарачак.

Мәгълүмат ресурсын гамәлгә керткәндә барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү максатларында "Росреестр" идарәсе, республика Кадастр палатасы филиалы, МФЦ РГАУ, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты, Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы вәкилләре составында эшче төркем төзелде. Тест режимында белгечләр төрле гаризалар эшкәртә, реестрга белешмәләр кертүнең махсус алгоритмнары һәм күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре өчен кәгазь чыганакларда "Росреестр" хезмәтләре буенча документлар кабул итә торган методик материаллар эшләнде. Һәр башкарган эш этабы сыйфатын тикшерү алып барыла.

«Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүнең уңышы барлык технологик процессларда катнашучыларның җайга салынган эшенә бәйле", - дип билгеләп үттеләр "Росреестр"ның республика идарәсендә.

Милекчеләргә нинди дә булса гамәлләр кылу яки өстәмә документлар тәкъдим итү таләп ителми - объектлар турындагы барлык мәгълүматлар аларның катнашыннан башка яңа программага күчереләчәк.

Фото: rosreestr.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-Rosreestr-ni-d-l-t-hezm-te-k-rs-t-siyfati-yahshira-288194/
Читайте нас: