+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 Май 2020, 16:15

Чыгарылыш кичәләре гадәти форматта узарга мөмкин!

Укучыларыбыз теләге, бәлки, кабул булыр! Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев Русия укучыларына быел чыгарылыш кичәләрен уздырырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Мәгариф министры Сергей Кравцовка хатында депутат, эпидемиологик хәлгә таянып, чыгарылыш кичәләрен соңга калып уздыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Зайцев сүзләренә караганда, аны мәктәп укучылары үзләре сораган. Бу очракта әлеге чаралар Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алып уздырылырга тиеш, дип ассызыклана. Шул ук вакытта мәсьәләне карауда, югары уку йортларына укырга керүгә бәйле рәвештә, мәктәп тәмамлаучыларның миграциясен исәпкә алырга кирәк, дип өсти депутат.
Быел коронавирус пандемиясе аркасында Русия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау онлайн-форматта уза. Русиядә 11нче сыйныфны барлыгы 692 меңгә якын укучы тәмамлый.

Фото:tramuk.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Chigarilish-kich-l-re-gad-ti-formatta-uzarga-m-mkin-287468/
Читайте нас: