+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 Май 2020, 17:50

Кушнаренколылар мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәтте

Кушнаренко районы беренчеләрдән булып мөмкинлекләре чикле балалар өчен бүләкләр җыю буенча “Ларец смелости” акциясенә кушылды.

“Башкиравтодор”ның биш меңлек коллективы республиканың балалар онкология бүлекләре өчен бүләкләр җыю буенча бу акция оештырды. Беренчеләрдән булып хәйрия акциясенә Кушнаренко ДРСУы кушылды. Предприятие хезмәткәрләре онкология авырулары булган балаларга 50 бүләк әзерләде: уенчыклар, китаплар, канцелярия товарлары һәм башкалар.
Көн саен Башкортстанның онкология клиникаларында бик күп бала гомерләре өчен көрәшә. Аларга авыртуны, куркуны җиңеп, авыр процедуралар үтәргә туры килә.
– Безнең акциядә актив катнашуыбыз башкаларга үрнәк булыр дип ышанам. Балалар өчен теләсә нинди ярдәм бәясез. Ә бу балалар үзенчәлекле дә. Һәркайсыбыз үз бүләген моңсулык һәм шатлык белән калдырды, әйтерсең, күңел җылысын да бүлеп бирде, – ди Кушнаренко ДРСУы җитәкчесе Илшат Ситдыйков.
Бүләкләр 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә тапшырылачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Kushnarenkolilar-m-rh-m-tlelek-rn-ge-k-rs-tte-288038/
Читайте нас: