+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 Май 2020, 11:30

Иң яхшы ял - палаткаларда!

Бөре районында Башкортстанда беренче глэмпинг оештырылды. Бу - экотуризмның яңа төре – саф һавада "барысы да кертелгән" форматында ял итү.

"Шәмсетдин күле" территориясендә мондый проектны тормышка ашыру идеясе шушында яшәүче Тимур Пайдиевка килгән. Ир ниятен планлаштырган һәм Мәскәү инвесторларын кызыксындырган, ә шушы елның мартында бу мәсьәлә хакимият башлыгы белән район "Инвестиция сәгате" кысаларында тикшерелгән. Урындагы хакимиятләр проектны хуплый һәм шунда ук глэмпинг төзелеше башлана. "Март урталарында урынын билгеләдек, план төзедек һәм менә тормышка ашыра башладык. Беренче кунакларны кайчан планлаштырасыз дисезме?Республикада ял, туристик базалары эше рөхсәт ителә дигән карар кабул ителгәч тә", - ди проектның инициаторы Тимур Пайдиев.
Фото: bash news.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/I-yahshi-yal-palatkalarda-288643/
Читайте нас: