"Безнең волонтерлар көче белән азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе шактый тиз таратылды. Шул ук вакытта “Бердәм Русия” колл-үзәгенең кайнар линиясенә ярдәм сорап шалтыратулар килү дәвам итә. Шуңа күрә акцияне озайту турында карар кабул ителде ", - дип хәбәр итте партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
10 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак, аларның составында урындагы җитештерүчеләрдән иң кирәкле, сыйфатлы азык-төлек булачак.
Ярдәмгә гаризалар төбәк колл-үзәгенә 8-800-201-89-03 телефонына, шулай ук, республика районнарында һәм шәһәрләрендә «Безнең кайгырту» проектының волонтерлык штабларының кайнар линиясе телефоннары буенча кабул ителә.
Фото: "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе.