-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 Май 2020, 00:50

Радий Хәбиров Татарстан халкын бер гасырлык юбилее белән котлады

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлау телеграммасы җибәргән. Анда төбәк халкын республиканың барлыкка килүенә 100 ел тулу белән котлау сүзләре бар.

Радий Фәрит улы күрше төбәкнең юлы чагу вакыйгаларга, фән, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә зур уңышларга бай булуын билгеләде.
“Үзенең данлы юбилеен республика икътисадта, социаль тармакта яңа уңышлар белән каршы ала. Татарстан – илебезнең лидер-төбәкләренең берсе. Башкортстан төбәкләребез арасындагы ныклы элемтәләр белән горурлана. Дуслыгыбыз һәм хезмәттәшлегебез елдан-ел ныгысын!” – дигән сүзләр бар котлау текстында.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Radiy-H-birov-Tatarstan-halkin-ber-gasirlik-yubilee-bel-n-kotladi-290707/
Читайте нас: