-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 Май 2020, 11:15

Ветераннарга бушлай кесә телефоны биреләчәк

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары бушлай кесә телефоны алачак. Акция «Бердәм Русия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте уртак проекты кысаларында уза.

Хәзерге вакытта республикада меңгә якын фронтовик ветеран яши. Аларның һәркайсы шәхси файдалану өчен гаджет алачак һәм мобиль элемтәнең лимитсыз ташламалы тарифы куелачак.

Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров сөйләвенчә, мобиль җайланмаларга алдан ук социаль хезмәтләр, волонтерлар, медицина учреждениеләре телефоннары номерлары кертеләчәк, бу пандемия шартларында аеруча актуаль. Моннан тыш, барлык аппаратларның да "SOS" төймәсе бар.

Сим-карталы телефоннарны ветераннарга 22- 24 июньдә тапшыру планлаштырыла. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә җайланмаларны тарату социаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм волонтерлар арасыннан мобиль бригадалар белән шөгыльләнәчәк.

Фото: "Башинформ".
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Veterannarga-bushlay-kes-telefoni-birel-ch-k-290459/
Читайте нас: