Сезне тормышыгыздагы иң әһәмиятле вакыйга - мәктәпне тәмамлау көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Үз белемнәре белән уртаклашкан, акыллы киңәшләрен биргән, сәләтләрегезне һәм талантыгызны ачарга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән укытучыларыгызга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Әти-әниләрегез - сезнең таләпчән судьяларыгыз һәм якын дусларыгызга зур рәхмәтләребезне әйтәбез.
Кадерле балалар! Бүген сезнең алдыгызда барлык юллар ачыла, сез үз талантыгызны кулланырга һәм иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итүче иң дөрес юлны сайларсыз, дип ышанабыз.
Сезгә чын күңелдән ныклы саулык, бәхет һәм чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телибез. Хәерле юл сезгә, балалар!
Муниципаль район хакимияте һәм Советы.