Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 Май 2020, 11:15

29 майда автопробег старт ала

29 майда 11.00 сәгатьтә Шәйморат авылыннан (Кырмыскалы районы) Изварино чик пунктына (Украина, Луганск өлкәсе) кадәр легендар 112нче кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов истәлегенә багышланган автопробег старт ала.

Чараның төп максаты – Миңнегали Шәйморатов мемориалына урнаштырыр өчен легендар кавдивизия байраклары копияләрен, Луганск өлкәсендә һәлак булган солдатларның табличкаларын бирү, мемориал янындагы аллеяга утыртыр өчен кедр агачлары үсентеләре алып бару.
Акция башлангычы авторы — язучы, журналист, “Легендар һәм баш бирмәс 112нче...” китабы авторы Борис Малородов. Ике томлы хезмәте өстендә эшләгәндә тикшерүче кулына Луганск өлкәсе архивының уникаль документлары эләгә. Әлеге вакытта басманың икенче томы өстендәге эше төгәлләнеп килә. Анда әлеге автопробег турындагы мәгълүмат та керәчәк.
Акция оештыручылары исәбендә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Салават Харасов, “Актау” Социаль адаптация үзәге”, “Төнге бүреләр” байкерлар клубы.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/29-mayda-avtoprobeg-start-ala-292826/
Читайте нас