+2 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Мая 2020, 06:25

Мәдәният министры Баймакка барган

Баймак районының Икенче Эткол авылында мәдәният йорты ремонтлана. Эш барышы белән шушы көннәрдә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова танышты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авылның мәдәният учагы бинасы 1990 елда төзелгән. Шуңа бүген ул киң колачлы ремонт таләп итә. Әлеге максатны тормышка ашырырга “Мәдәният” милли проекты ярдәмгә килгән.
Бинаның тирә-ягын төзекләндерүне дә күз уңында тоткан конкурс процедуралары агымдагы елның мартында оештырылган. Түбәне капиталь ремонтлау да планга кертелгән.
Баймак районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, әле стеналар, түшәмнәр, идәннәр тәртипкә китерелгән. Бинага электр үткәрү эшләре башкарылган. Шулай ук су үткәрү корылмалары салынган.
Мәдәният йортын 2020 елның 12 июлендә файдалануга тапшырырга ният итәләр.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/M-d-niyat-ministri-Baymakka-bargan-292908/
Читайте нас