– Безнең комиссия 1999 елда ук оештырылды. Бу вакыт эчендә дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләсендә шактый эшләр башкарылды. "Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров безнең алда мөһим бурыч куя – телләрне өйрәнүне көчләп тагу түгел, ә аларны популярлаштыру, өйрәнүне кызыклы һәм модалы итү, – диде вице-премьер. – Республикада тел сәясәте өлкәсендә яңа институтлар барлыкка килде: башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, полилингваль гимназияләр, яңа санлы кушымталар һәм сөйләүлекләр булдырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар терминология һәм топонимик хезмәтләрнең хисаплары турында фикер алышты. Җәмәгатьчелектән кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, комиссиянең 2020 елның икенче яртысына эш планын төгәлләргә һәм киләсе утырышны июнь аенда үткәрергә дигән карар кабул ителде.
– Без республиканың дәүләт телләрен үстерү буенча актив эш алып барырга һәм бу процесска муниципалитетлар кушылырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев.
Фото:glavarb.ru