Карантин чараларының озакка сузылуы белән бәйле рәвештә гаилә фонды безнең төбәкнең медикларына һәм социаль хезмәткәрләренә индивидуаль саклау чаралары комплектларын җибәрде. 20 мең саклау берәмлеге сатып алуга бүлеп бирелгән бюджет 40 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
Бүген, 28 май көнне, гуманитар йөк машинасы - Уфага килде. Индивидуаль саклау чаралары хезмәт вахтасын эпидемия белән көрәшнең иң өстенлекле участокларында, шул исәптән социаль учреждениеләрдә алып баручы хезмәткәрләр арасында бүленәчәк. Төбәкнең бердәм автоном режимда эшләүче 97 социаль учреждениесе арасында 2 мең берәмлек саклау костюмы бүленәчәк.
Шулай ук хәйрия фонды медиклар өчен обсервация оештыру өчен акча җибәрде.
Фото: Тимченко фонды.