Быел су коену сезонына әзерлек һәм Башкортстан Башлыгы указын тормышка ашыру кысаларында район һәм шәһәрләрдә өстәмә пляжлар ачу темасына доклад белән Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет рәисе Фәрит Гомәров чыгыш ясады.
Ул соңгы биш елда республикада суда үлем очракларының иң күбе 2015 елда теркәлгәнен билгеләде. Дүрт елда республикада 455 кеше батып үлгән. Фаҗигале хәлләрнең иң күбе Стәрлетамак, Мәләвез, Белорет, Учалы, Краснокама, Туймазы, Уфа, Дәүләкән районнарында булган.
Гомумән алганда, 2019 елда республикада фаҗигале хәлләрне һәм үлем очракларын киметүгә ирешелгән. Кызганычка каршы, быел 28 кешенең һәлак булуы турында күрсәткечләр бар (шул исәптән бер бала).
Фаҗигагә таручылар, гадәттә, 18-40 яшьлек, алкоголь кулланган килеш рөхсәт ителмәгән урыннарда су керүче ир-егетләр булуы ачыкланган.
Суда фаҗигагә китерүче сәбәпләр: рөхсәт ителмәгән урыннарда су керү, алкоголь куллану, балаларны караучысыз калдыру.
Фаҗигаләрне киметү өчен чаралар комплексы әзерләнгән. Иң беренче – махсус җиһазландырылган пляжлар ачу. Башкортстан Башлыгының сентябрь указы белән республикада 200 пляж булдырырга карар ителгән.
Районнарда былтыр аттестация үткән 79 пляжның 77сен ачарга ниятлиләр. Шулай ук 38 өстәмә пляж булачак.
Икенче бурыч – вакытлыча коткару постлары булдыру һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда кисәтү рейдлары оештыру. 2019 елда бу чаралар икеләтә арттырылган. Быел да кисәтү чаралары көчәйтеләчәк.
Өченчедән, хокук бозучыларга административ чаралар куллану.
Киңәшмәдә халыкка судагы хәвефсезлек чараларын аңлату һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Suda-h-vefsezlek-m-im-295002/