Президент Владимир Путин Русия яшьләре берлеген 30 еллыгы белән котлады.
"Иң мөһиме - сез әһәмиятле социаль, патриотик, инфраструктур, белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашасыз. Һәм, әлбәттә, Русия яшьләре берлеге - яшьлек һәм дуслык, уртак хыяллар һәм өметләр, профессиональ үсеш, команда эшенең уникаль тәҗрибәсен туплау өчен бик яхшы мөмкинлекләр", - диелә телеграммада.
Президент ассызыклаганча, әлеге берлек илнең иң зур һәм абруйлы яшьләр оешмаларының берсе булып тора һәм үз сафларында талантлы, хезмәт сөючән егетләрне һәм кызларны, студентларны һәм укучыларны, иҗади, эшкуарлык һәм фәнни даирәләрне берләштерә.
- Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләремне җиткерәм, - диде Президент.