-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 Май 2020, 01:20

Волонтерлар белән очраштылар

Министр нәрсә өчен рәхмәт әйтте?

РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Башкортстан дәүләт медицина университетының волонтерларүзәгендә булдылар
Үзәк 2011 елда төзелгән. Ул медицина, социаль, спорт, вакыйгалар һәм халыкара юнәлешләрне берләштерә.
Волонтер-табиблар пандемия вакытында чын кешелек сыйфатлары күрсәтте. Алар карантинда утыручы өлкән яшьтәге һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрдән шалтыратулар кабул итә, дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә, психологик ярдәм күрсәтә.
“Кайнар линия”дә эшләүче волонтерлар белдерүенчә, үзизоляция режимын йомшарткач, шалтыратулар сизелеп кимегән.
«Афәрин, дуслар! Сезгә зур рәхмәт, – диде министр. – Аеруча өлкән кешеләр өчен бу вакыт аралыгы зур стресс булды, сезнең ярдәмегез тирән мәгънәгә ия».
Очрашу азагында студентлар Михаил Мурашкога һәм Радий Хәбировка БДМУның волонтерлар үзәге жилеткаларын бүләк иттеләр.

Фото: Башинформ
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Volonterlar-bel-n-ochrashtilar-295964/
Читайте нас